news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төбәк тарихчылары мишәрләрне аерып карауга басым ясамаска өнди

Себер татарлары да, Әстерхан татарлары, керәшеннәре дә – барысы да үзебезнеке, берсе дә артык түгел, диде Ринат Закиров.

Төбәк тарихчылары мишәрләрне аерып карауга басым ясамаска өнди
Александр Эшкинин

(Казан, 4 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Төбәкләрдә татар тарихын өйрәнүчеләр мишәр темасына басым ясалмавын тели. II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыенына Мәскәүдән килгән делегат бу хакта президиумга язган хатында белдергән. Җыенның пленар утырышы “Казан” милли-мәдәни үзәгендә узды.

Пленар утырышны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров алып барды. Ут катнашучыларны Мәскәү вәкиле язган хат белән таныштырды. “Нигә концертларда алып баручылар “мишәр” дип басым ясый?” дигән юллар бар хатта.

Хатка җавап итеп, Ринат Закиров моңа карата үз фикерен белдерде. “Бу тема белән, урысча әйтсәк, спекулировать итүчеләр җитәрлек. Милләтебез бер, аеруча 20 нче ел якынлашканда моны истә тотсак иде. Безгә ул турыда уйланырга, яңадан бүлгәләү темасына күчмәскә иде. Себер татарлары да, Әстерхан татарлары, керәшеннәре дә – барысы да үзебезнеке, берсе дә артык түгел. Мишәр темасына алай басым ясап, концертларда халыкның башын әйләндерергә кирәкми”, - ди Ринат Закиров. Ул, утырышта катнашкан республиканың мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәриповага мөрәҗәгать итеп, алып баручыларга залның үтенече итеп шул хакта җиткерүне сорады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100