news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төбәк сәясәте институты Казанның стратегик үсеш юнәлешләрен билгеләү тәкъдиме белән чыкты
Бу хакта ТР икътисад министры Марат Сафиуллинның Мәскәүдә институт җитәкчелеге белән булган очрашуында сүз барды
Скопировать ссылку
(Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”). ТР икътисад министры Марат Сафиуллинның Мәскәүдә Төбәк сәясәте институты директоры Булат Столяров һәм директор урынбасары Павел Козлов белән очрашуы вакытында әлеге институтның кайбер тәкъдимнәре хакында фикер алышу узды.
Төбәк сәясәте институты стратегик, инвестиция, коммуникация консалтингы, җәмәгатьчелек белән элемтәләр өлкәсендә эшчәнлек алып бара, фәнни-тикшеренү эшләре белән шөгыльләнә. Институт Казанны 2013 елда узачак җәйге Универсиадага әзерләү буенча тәкъдимнәр белән чыкты. Алар Казан шәһәренең озак вакытлы перспективага стратегик үсеш юнәлешләрен билгеләүгә, Универсиада объектларын ярышлардан соңгы чорда нәтиҗәле файдалануга кагыла. Тәкъдим ителә торган проектның максаты- каланың конкурентлык позицияләрен уңайлы яшәү, бизнес һәм туризмны үстерү киңлеге итеп камилләштерү, инвестицияләр җәлеп итү сәләтен күтәрү. Марат Сафиуллин фикеренчә, институтның әлеге тәкъдимнәрен шушындый Концепцияләр эшләү хокукын алу буенча бәйгегә чыгарырга мөмкин.
Очрашуда моннан тыш, моношәһәрләрне үстерү, алар өчен кризисның социаль-икътисади йогынтысын киметү юллары хакында да сүз барган. Төбәк сәясәте институты узган ел моношәһәрләрнең социаль өлкәсе өчен җаваплылыкны дәүләт һәм корпорацияләр арасында бүлешүнең яңа схемасын эшләп тәкъдим иткән иде. Очрашуда Марат Сафиуллин институт җитәкчеләрен Татарстанда автокомпонентлар җитештерү буенча еллык форумны уздыру буенча тәкъдимнәр эшләргә чакырды, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
ТР икътисад министрының Халык хуҗалыгы академиясе деканы Сергей Зуев белән очрашуында әлеге уку йорты базасында Татарстан идарәчеләре өчен укулар оештыру хакында сүз барган. Билгеле булганча, РФ Халык хуҗалыгы академиясе РФ Хөкүмәтенең кадрлар әзерләү буенча Президент программасын гамәлгә ашыруда төп хезмәттәше, илдә дәүләт хезмәткәрләрен яңадан әзерләү һәм белемнәрен күтәрү буенча әйдәп баручы үзәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2