news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төбәк радиостанцияләренә мобиль кушымта булдыру киңәш ителде

Айдар Сәлимгәрәев бүген барлык җирле радиостанцияләр актив рәвештә социаль челтәрләрдә тәкъдим ителгәнен әйтте.

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Төбәк радиостанцияләренә үз мобиль кушымталарын булдыруга игътибар бирү кирәк. Бу хакта бүген «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясе утырышында ведомство җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев әйтте.

«Бүген шәһәр һәм район радиостанцияләрен Интернет челтәрендә тыңлау мөмкинлеге бар, ләкин барысының да мобиль кушымталары юк. Медиаскоп тикшеренүләре күрсәткәнчә, соңгы өч елда мобиль кушымталардан файдаланучылар саны 22 процентка арткан. Шул ук вакытта компьютер аша куллану 3 процентка кимегән. Төбәк радиостанцияләренә мобиль кушымталар эшләүгә игътибар юнәлтү кирәк», — диде Айдар Сәлимгәрәев.

Ул бүген барлык җирле радиостанцияләр актив рәвештә социаль челтәрләрдә тәкъдим ителгәнен әйтте. Язылучылар саны буенча «Татар радиосы» алдынгы бара. Икенче урында «Бим радио», өченче урында «Болгар радиосы».

Республика шәһәр-районнарында яңалыклар «Татмедиа» җәмгыятенең 11 радиостанциясендә чыга. Холдинг радиостанцияләренең потенциаль аудиториясе 2,5 миллион тыңлаучыдан тора. Атналык тапшыруларның 97 проценты татар телендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot