news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сызраньның «Азан» һәм «Фәйзулла» мәчетләренә йөрүчеләр мини-футбол турниры үткәрде

Үткән җомгада Сызрань шәһәр округының «Азан» һәм «Фәйзулла» мәчетләренә йөрүчеләр катнашында мини-футбол турниры узды. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.

«Футбол кырына барлыгы өч команда чыкты. Ярышта катнашучылар, шулай ук аларга теләктәшлек күрсәтергә килгән җанатарларның барысы да күңел күтәренкелеге, уңай хис-кичерешләр алды һәм яхшы кәеф белән таралышты», диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot