news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сызраньнең "Азан" мәчетендә балалар өчен татар теле курслары эшли башлый

Алга таба өлкәннәрне дә ана теленә өйрәтәчәкләр.

(Казан, 4 февраль, "Татар-информ"). Сызрань шәһәренең "Азан" мәчете балалар өчен  татар теле курслары оештыра. Бу хакта "Туган тел" татар мәдәни үзәге хәбәр итә. 
 
Дәресләр мәчетнең махсус җиһазландырылган классында үтәчәк. Биредә татар телен өйрәнү - бушлай. 
 
Дәресләргә 5-12 яшьлек балалар чакырыла. Алга таба өлкәннәр өчен дә төркем туплау күздә тотыла. Анда теләге булган һәр кеше йөри алачак. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot