news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сызраньда Татар яшьләре мәктәбенә иң актив яшьләр җыелачак

Ике көнлек остаханәләрдә барлыгы 20 делегат катнашачак.

(Казан, 13 апрель, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). 14-15 апрель көннәрендә Сызрань шәһәрендә "Сызрань татар яшьләре лидеры мәктәбе" узачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Идел” яшьләр үзәге рәисе Алсу Хафиз хәбәр итте.

Сызраньның "Туган тел" татар мәдәни үзәге яшь һәм актив татар лидерларын бергә җыячак һәм аларга ике көнлек остаханә уздырачак.

Чараның төп максатлары - яшьләрне татар мәдәнияте һәм аның кыйммәтләре белән тулырак таныштыру; яшь татар лидерларын татар милләтен саклап калу һәм үстерүгә мотивацияләү.

“Проект Сызрань татар яшьләре өчен хәзерге вакытта бик актуаль, чөнки бу шәһәредә балалар һәм яшьләр белән эшләү юнәлеше татар оешмаларында бераз акрынаеп торган иде. Яшь татар лидеры мәктәбе, беренчедән, актив һәм инициатив яшьләрне барларга һәм аларга эшләү дәрте өстәргә ярдәм итәр. Быел "Туган тел" оешмасы яшьләр өчен берничә кечкенә чара оештырган иде. Татар яшьләре шәһәрдә бар һәм әлеге оешма эшчәнлеге белән кызыксына, шуңа күрә аларны хәзер бер мәйданчыкка җыеп, яңа мәгълүмат тупларга, аралашырга, үсәргә мөмкинчелек бирергә кирәк”, - диде Алсу Хафиз.

Бу ике көн дәвамында "Сызрань татар яшьләре лидеры мәктәбе" делегатлары остаханәләрдә, гамәли дәресләрдә, түгәрәк өстәлләрдә катнашачак.

Лидерлар мәктәбе Сызрань шәһәренең "Туган тел" татар мәдәни үзәге һәм "Идел" яшьләр үзәге ярдәмендә уздырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100