news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сызраньда Татар мәдәнияте үзәге ачылачак

Анда татар теленә өйрәтү дәресләре үткәрергә, иҗади чаралар, әдәби очрашулар уздырып торырга ниятлиләр.

(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ"). Самара өлкәсенең Сызрань шәһәре хакимияте җирле Татар милли-мәдәни мохтариятенә бушлай файдалануга бина бүлеп биргән. Шәһәрдә С.Разин урамындагы 26 нчы йортта урнашачак әлеге Татар мәдәнияте үзәгендә якын киләчәктә татар теленә өйрәтү дәресләре үткәрергә, иҗади чаралар, әдәби очрашулар уздырып торырга ниятлиләр. Хәзерге вакытта андагы бүлмәләрдә җирле татарларның финанс ярдәме белән ремонт эшләре төгәлләнеп килә, дип хәбәр ителә милли мохтариятнең рәсми сайтында. Татар мәдәнияте үзәге ачылу Сызрань шәһәрендә татар мәдәниятен үстерүгә этәргеч ясар дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot