news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сызраньда Россия халыклары телләре фестивалендә татар мәдәниятен тәкъдим иттеләр

Сызраньда Россия халыклары телләре фестивалендә татар мәдәниятен тәкъдим иттеләр
ВКонтакте социаль челтәрендәге «Сызрань татарлары» төркеме

Сызрань шәһәренең Е.И.Аркадьев исемендәге Үзәк шәһәр китапханәсендә Россия халыклары телләре көненә багышланган «Алтын бизәкләр» фестивале узган. Чарада «Сызрань татарлары» иҗтимагый оешмасы татар халкының милли мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм бай мирасы белән таныштыручы үзенчәлекле мәйданчык оештырган. Бу хакта ВКонтакте социаль челтәрендәге «Сызрань татарлары» төркеме хәбәр итте.

«Безнең өчен мондый чараларда катнашу, Сызрань халкына татар мәдәниятен күрсәтү һәм аны киләсе буыннар өчен саклап калу мөһим», – дип билгеләп үтте оештыручылар.

Мондый очрашулар милли мәдәниятне саклау һәм үстерү, илебездә яшәүче халыкларның татулыгына һәм бердәмлегенә өлеш кертү максаты белән оештырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot