news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сызраньда Рәшит Нәҗметдинов исемендәге шахмат ярышлары була

Рәшит Нәҗметдинов шахмат буенча халыкара мастер һәм шашка буенча СССРның спорт остасы да булган дөньядагы бердәнбер спортчы.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Сызрань шәһәре татарлары автономиясе Рәшит Нәҗметдинов исемендәге Кубокка шахматчылар турниры үткәрә. Бу хакта «Самара татарлары» сайты хәбәр итә.

Шахмат турниры 27 октябрьдә Сызрань шәһәр округы Иҗат һәм яшьләр сараенда узачак. Башлана 12.30 сәгатьтә.

  • Рәшит Нәҗметдинов бер үк вакытта шахмат буенча халыкара мастер һәм шашка буенча СССРның спорт остасы да булган дөньядагы бердәнбер спортчы.

Турнир Сызрань шәһәренең яшь спортчылары өчен традициягә әверелгән. Катнашучылар саны елдан-ел арта бара.

Быел Сызрань шәһәр округы Иҗат һәм яшьләр сараенда Рәшит Нәҗметдинов исемендәге почмак та оештырганнар.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot