news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сызраньда Җәмигъ мәчете быелның көз ахырында ачылачак

Проект авторлары тырышлыгы белән, Аллаһ йорты Казандагы Кол Шәриф мәчетен хәтерләтәчәк.

Сызраньда Җәмигъ мәчете быелның көз ахырында ачылачак
http://samtatnews.ru/

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Сызрань шәһәрендә яшәүче мөселманнар Декабристлар урамында урнашкан Җәмигъ мәчете 2022 елның көз ахырында үз ишекләрен ачар дип өметләнә. Бу хакта «Самара татарлары» сайты «Сызрань Җәмигъ мәчете» мөселман дини оешмасының өлкән имамы Илгизәр хәзрәт Сәгъдиевкә сылтама белән хәбәр итә.

Өлкән имам сүзләренчә, мәчет түбәсенең яртысы ябылган инде. Төзелеш эшләре Сызрань мөселманнары күчергән акча хисабына алып барыла. Проект авторлары тырышлыгы белән, Аллаһ йорты Казандагы Кол Шәриф мәчетен хәтерләтәчәк.

2022 елда Россия мөселманнары Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын билгеләп үтәчәк. Юбилей елында Сызраньда берничә кызыклы чара үтәр дип көтелә. Алар хакында гыйнвар ахырында аксакаллар җыенында билгеле булачак, анда 2021 елга нәтиҗә ясаячаклар һәм Сызраньда әлеге юбилейны билгеләп үтү тәртибе билгеләнәчәк. Җәмигъ мәчетенең ачылышы да шушы вакыйгага планлаштырылган.

Мәчет 2014 елның ноябрендә төзелә башлады, ә төзелеш турындагы карар 2008 елда ук кабул ителгән иде. Эшләр халыктан җыелган акчага һәм иганәчеләр ярдәмендә алып барыла. Проект буенча яңа Җәмигъ мәчете 500 кешегә исәпләнгән, аның 28 метр биеклектәге ике манарасы, зур гөмбәзе һәм дүрт кечкенә манарасы булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100