news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сызраньда Кол Шәриф мәчете стилендә гыйбадәтханә төзү ниятләнә

Төзелеш 13 млн сумга төшәчәк

 (Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”). Сызраньда Җәмигъ мәчет төзү теләге белән янып йөриләр. Ул Декабристлар урамында урнашачак һәм 16 ноябрьдә инде яңа мәчет нигезенә таш салу тантанасы уздырылды.

Самара өлкәсе мөсел¬ман¬нарының Диния нәзарәте рәисе мөфти Талип хәзрәт Яруллин мәчет төзүнең бик күркәм эш булуын, ярдәм кулы сузучыларның Аллаһы Тәгалә тарафыннан бүләкләнүләрен искәртеп үтте. Аның сүзләрен хуплап, Чиләбе һәм Курган өлкәләренең төбәк Диния нәзарәте рәисе, Урал төбәге мөфтие Ринат хәзрәт Раев, Сызрань шәһәре башлыгы Николай Лядин һәм җирле депутатлар җыелган халыкны шушы зур тантана белән котлады. Сызран, Октябрьск шәһәрләре һәм Шигон районы мөхтәсибәтенең имам-мөхтәсибе Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев мөселман халкын шушы зур вакыйга белән тәбрикләп, киләчәктә дә башка дин вәкилләре белән дустанә мөнәсәбәттә яшәргә чакырды, диелә Самара татарлары сайтында.

Проект буенча гыйбадәтханә ике зур һәм дүрт кечкенә маналары, бер гөмбәзле булачак. Шулай итеп ул җиде ярымай белән бизәләчәк. Кол Шәриф мәчете стилендә ясалган бина 500 кеше сыйдырышлы булырга тиеш. Гыйбадәтханә халык акчасына салыначак. Төзелеш 13 млн сумга төшәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100