Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сызраньда Җәмигъ мәчете төзелеше дәвам итә
Сызрань шәһәрендә Җәмигъ мәчете төзелеше дәвам итә. Берьюлы дүрт бригада эшли: берсе эчке эшләрне, икенчесе тулысынча тәһарәтханәне эшли, өченче бригада тәһарәтханәнең котельнясы белән тамбурын ясый, дүртенче бригада төп люстраны җыя һәм урнаштыра. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Шулай ук мәчеткә газ кертү мәсьәләсе белән дә шөгыльләнәләр. Хәзерге вакытта намаз залын буяганнар. Тәрәзә төпләрен, плинтусларны эшләп бетерәсе, ковролин җәясе калган. Шулай ук электр утын, тавыш һәм видео җиһазларын, янгынга каршы системаны урнаштырып бетерәсе бар.
«Мәчетнең исәп-хисап счетына акча күчереп, мәчет төзелешенә ярдәм итә аласыз», – дип әйтә «Сызрань Җәмигъ мәчете» Җирле мөселман оешмасы өлкән имамы Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз