news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сызрань татарлары төзелеп килүче яңа мәчеттә Мәүлид бәйрәме үткәрде

"Фәйзулла" мәчете төзелеп кенә килә: бинаның эчендәге эшләр төгәлләнмәгән, манара куелмаган, шуңа да карамастан, мөселманнар мәчетне үз итеп өлгергән.

(Казан, 29 декабрь, "Татар-информ") Самара өлкәсенең Сызрань шәһәрендәге “Фәйзулла” дип исем кушылган яңа мәчеттә шәһәркүләм Мәүлид бәйрәме үтте. Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в) туган көненә багышланган бәйрәмгә Сызраньнан гына түгел, күрше районнардан да кунаклар җыелды. Бәйрәм Ринад Шәрәфетдинов җитәкчелегендәге җирле Татар милли-мәдәни мохтарияте ярдәме белән оештырылды, дип хәбәр ителә мохтариятнең рәсми tatsyz.ru сайтында.

Мөселман җәмәгатьчелегенең актив вәкилләренә бу көнне Татар милли-мәдәни мохтарияте исеменнән, татар мәдәниятен һәм мөселман дини традицияләрен саклауга зур өлеш керткән өчен, истәлекле дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылган. Бүләкләнүчеләр арасында “Фәйзулла” мәхәлләсе Советы рәисе Эльдар хаҗи Камалетдинов, Тәүфикъ хәзрәт Бикбаев, “Фәйзулла” мәчете имамы Мәгъсүм хәзрәт Абдуллин һәм башка затлар бар.

Бәйрәмдә яшьләр, 7-15 яшькәчә балалар да күп катнашкан. Әйтергә кирәк, “Фәйзулла” мәчете бүген төзелеп кенә килә, бинаның эчке ягындагы эшләр төгәлләнмәгән, манара куелмаган. Шуңа да карамастан, мөселманнар мәчетне инде үз итеп өлгергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100