Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сызрань татарлары тәүге тапкыр "Татар кызы" бәйгесен үткәрде
Сызраньда ел саен "Татар кызы" бәйгесен оештыруны традициягә кертергә ниятлиләр.
(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”) Самара өлкәсенең Сызрань шәһәрендә тәүге тапкыр “Татар кызы-2016” бәйгесе уздырылды. Сызрань татарларының милли-мәдәни мохтариятеннән хәбәр итүләренчә, Варламово бистәсе Мәдәният йортында милли бәйрәм рәвешендә оештырылган бәйгедә “Татар кызы” титулына биш кыз дәгъва иткән. Алар - Лилия Сәлимҗанова (7 сыйныф укучысы), Алинә Сәлимҗанова (8 сыйныф), Римма Сәйфуллина (9 сыйныф), Диана Никитина (9 сыйныф) һәм Екатерина Салихова (Сызрань медицина-гуманитар көллияте студенты).
Кызлар жюри һәм тамашачыларга үзләренең мавыгулары турында сөйләгән, татар мәдәнияте, йолалары белән таныштырган, милли аш-су әзерләп күрсәткән.
Бәйге программасы Мәдәният йортының “Рапсодия”, “Задоринки”, “Мозаика” хореографик коллективлары, “Чишмә” вокаль ансамбле, җырчы Раилә Корбанова чыгышлары белән үрелеп барган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз