Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сызрань татарлары шахматчы Рәшит Нәҗметдинов исемендәге музей почмагы ачарга ниятли
Музей почмагын ел саен Рәшит Нәҗметдинов исемендәге шахмат турниры үткәрелгән Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда оештырырга телиләр.
(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”). Самара өлкәсенең Сызрань шәһәрендә Татар милли-мәдәни мохтариятендә белдерүләренчә, быел шәһәрнең Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда танылган татар шахматчысы Рәшит Нәҗметдиновка багышланган музей почмагы ачу ниятләнелә.
СССР да беренчеләрдән булып, шахмат һәм шашка буенча да спорт мастеры дәрәҗәсенә ирешкән, заманында илнең җыелма командасы тренеры булган Рәшит Нәҗметдинов (1912-1974) исемендәге Кубок ярышлары Сызраньда 2015 елдан оештырыла башлады. Шахмат турнирын җирле татар оешмасы химаясе белән Балалар һәм яшьләр иҗаты сараендагы “Шахматлар” берләшмәсе берлектә уздыра. Анда бөтен Самара өлкәсеннән 9-17 яшькәчә яшүсмерлә һәм яшьләр катнаша.
Шахматлар буенча Рәшит Нәҗметдинов исемендәге Кубок ярышы Сызраньның спорт тормышында лаеклы урын алуын искәртеп, Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Ринад Шәрәфетдинов: “Быел Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда Рәшит Нәҗметдинов исемендәге музей почмагы ачарга телибез. Ул үсеп килүче яшь буынны шахмат дөньясы, аның данлыклы осталары белән таныштырыр, зур уңышларга ирешкән, башкаларга үрнәк булырлык шахматчыларның истәлеген мәңгеләштерергә ярдәм итәчәк”, – дип искәртә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз