news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сызрань татарлары конгрессы төбәкнең "Туган тел" татар мәдәни үзәге белән берләште

Самара өлкәсенең Сызрань шәһәре татарлары тормышында әлеге берләшү тарихи вакыйга булды.

(Казан, 10 март, “Татар-информ”). Сызрань татарлары тормышында тарихи вакыйга булды. 1990 елда Галиулла Габдерәшитов гамәлгә куйган “Туган тел” татар милли мәдәни үзәге белән "Сызрань татарлары конгрессы" оешмасы берләшүләре турында игълан итте. Бу хакта Сызрань татарлары конгрессы хәбәр итә.

“Туган тел” оешмасы инде өч дистә елга якын Сызраньда туган телне, милли мәдәниятне саклауга көч куя. 1992 елда нәкъ шушы оешма беренче тапкыр Сабан туе бәйрәмен үткәрде. “Туган тел” татар мәдәни үзәге советы утырышында оешманың яңа рәисе итеп, моңа кадәр Сызрань татарлары конгрессын җитәкләгән Наил Йосыпов сайланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot