news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сызрань татарлары Габдулла Тукайга багышланган кичәне яңа бинада оештыра

29 апрельдә Самара өлкәсе Сызрань шәһәре татарларының милли-мәдәни мохтариятендә әдәби-музыкаль кичә узачак.

(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”). 29 апрельдә Самара өлкәсенең Сызрань шәһәрендә татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак. Сызраньнең Татар милли-мәдәни мохтарияте хәбәр иткәнчә, әлеге иҗади чара мохтариятнең Разин урамындагы, әле март аенда гына ачылган яңа бинасында үткәреләчәк.

Әлеге бинада зур ремонт эшләре үткәрелгән, татар әдәби басмалары, татар телендәге газета һәм журналлардан зур китапханә җыелган.

Мәгълүм булгнча, 2015 елның сентябрендә Сызрань шәһәре хакимияте белән җирле Татар милли-мәдәни мохтарияте арасында муниципаль милектән вакытлыча түләүсез файдалану турындагы килешү төзелгән иде. Шулай итеп, бүген шәһәрнең татар милли җәмәгатьчелегенә җыелыр урын бар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot