news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Сызрань татарлары» берләшмәсе «Мишәр форум» Төбәкара татар яшьләре форумын үткәрә

20-23 августта «Сызрань татарлары» берләшмәсе «Мишәр форум» беренче Төбәкара татар яшьләре форумын үткәрә. Бу хакта «Бердәмлек» Самара татар өлкә газетасының ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.

Кунакларны дүрт көн дәвамында яңа танышулар, файдалы лекцияләр, кызыклы кешеләр белән аралашу, мәдәни программалар көтә. Идеяләр, проектлар һәм озакка сузыла торган дуслык нәкъ менә биредә туа!

Катнашу бушлай. Форум «Ромашка» ял базасында узачак.

Форумга теркәлү башланды инде. Моның өчен түбәндәге сылтама буенча кереп анкета тутырырга һәм үсеш, аралашу, яңа мөмкинлекләр өчен мәйданчыкка әвереләчәк форумга кушылырга кирәк.

Әгәр фикердәшләр табарга, бөтен илдән җыелган актив татар яшьләре белән танышырга һәм берничә көнне файдалы итеп үткәрергә телисез икән – форумга рәхим итегез, диелә хәбәрдә.

Теркәлү өчен сылтама: forms.yandex.ru/u/6a69d179…

Фото: «Бердәмлек» Самара татар өлкә газетасының ВКонтакте социаль челтәрендәге төркеме

news_right_1
news_right_2
news_bot