news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сызрань татар автономиясенә – 10 ел

Сызрань милли-мәдәни татар автономиясенең 10 еллык бәйрәм чарасы шәһәрнең А.Толстой исемендәге драма театрында 11 ноябрьдә уза.

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ"). Быел Сызрань милли-мәдәни татар автономиясе оешып эшли башлаганга 10 ел тула. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Сызрань милли-мәдәни татар автономиясе оешып эшли башлаганга быел 10 тула. Шушы вакыт эчендә татар телен һәм мәдәниятен саклауда шактый эшләр башкарылган. Хәзер татар автономиясе шәһәр мәдәни тормышының аерылгысыз бер якты өлеше булып тора. “Сызрань татарлары” рәсми сайтында (tatsyz.ru) автономия эшчәнлеге, булачак чаралар һәм хәбәрләр яктыртылып килә.

Быел Сызрань милли-мәдәни татар автономиясе ай саен татар эстрадасы йолдызлары концертларын оештырып килә, ә алар зур аншлаг белән уза.

Сызрань милли-мәдәни татар автономиясенең 10 еллык бәйрәм чарасы А.Толстой исемендәге драма театрында 11 ноябрьдә узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot