news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сызрань шәһәренең яңа Җәмигъ мәчетен 2020 елда ачарга планлаштыралар

"Мәчеткә берәр олуг хәзрәтебезнең исемен бирергә җыенабыз", - диде Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев.

(Казань, 20 март, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). Самара өлкәсенең Сызрань шәһәрендә төзелә торган яңа Җәмигъ мәчетен 2020 елда ачарга ниятлиләр. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Сызрань шәһәренең имамы Илгизәр Сәгъдиев әйтте.

“Бүгенге көндә мәчетне төзү эше әле дәвам итә. Инде бик күп эшләр башкарылды. Хәзер гөмбәз, түбәне ябасы, айны урнаштырасы калды. Алла бирса, без мәчетне ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан, 2020 елда ачарга дип планлаштырып торабыз”, - диде Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев.

Аның сүзләренчә, мәчетне төзү эше 2014 елда башланган. Финанс яктан мәчетне төзергә иганәчеләр, халык ярдәм иткән.

“Мәчеткә киләчәктә берәр олуг хәзрәтебезнең исемен дә бирергә җыенабыз. Бу хакта әлегә сөйләшүләр алып барыла”, - диде Илгизәр хәзрәт.

Бүген Сызрань шәһәрендә дүрт мәчет бар. Илгизәр хәзрәт сүзләренчә, яңа төзелә торган бишенче мәчет барыбер дүртенчесе булып калачак. “Җәмигъ мәчете төзелеп беткәч, без бер мәчетнең бинасында халык өчен дини-мәдәни агарту үзәге булдыруны күздә тотабыз”, - дип аңлатты Сызрань имамы.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100