Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сызрань шәһәрендә татар халык җыры ансамбле — “Сызрань әбиләре” барлыкка килде
Сызрань шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге юбилеен билгеләп үтәргә җыена.
(Казан, 12 ноябрь, "Татар-информ"). Сызрань шәһәренең Татар мәдәнияте үзәгендә менә берничә атна дәвамында инде моңлы көйләр яңгырый – биредә әлеге Үзәк базасында яңа гына оешкан “Сызрань әбиләре” татар халык җыры ансамбле репетицияләр ясый. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат үзәге хәбәр итә.
Мондый коллектив булдыру тәкъдиме белән татар автономиясе активисты, “Яшел Россия” гомумроссия экология хәрәкәтенең Сызрань вәкиллеге җитәкчесе Рөстәм Шәрәфетдинов чыккан.
“Хәзер төп эш Сызраньда Драма театрында узачак Татар мәдәнияте үзәге юбилеена әзерлеккә юнәлдерелгән. Яшерен-батырын түгел, бу безнең өчен беренче чыгыш - дебют, дулкынлану һәм җаваплылык көчле. Без бит Сызраньда яшәүче татар милләте йөзен күрсәтәчәкбез. Тантаналы чара алдыннан без ансамбльгә исем сайларга булдык. “Сызрань әбиләре” – бик ачык, отышлы исем, бу мәсьәләдә фикер бер булды”, - диде Рөстәм Шәрәфетдинов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз