news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сызрань шәһәрендә ифтар мәҗлесе булды

Илгизәр хәзрәт ифтар һәм гакыйка корбанының мәгънәсе һәм өстенлекләре турында сөйләде.

(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Гакыйка корбаны чалу уңаеннан Сызрань шәһәренең Үзәк мәчетендә ифтар мәҗлесе үткәрделәр.

Илгизәр хәзрәт ифтар һәм гакыйка корбанының мәгънәсе һәм өстенлекләре турында сөйләде. Ифтарда Коръән сурәләрен укыдылар. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Мәҗлестә төрле яшьтәге җитмештән артык кеше катнашты. Ифтарда балаларның катнашуы да күңелле булды. Ифтар мәҗлесе тәравих намазы белән тәмамланды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot