«Казан яраткан шәһәрем – монда бик еш киләм. Кайчак күңелем төшсә, болай гына да килеп китә алам. Казан – минем мәхәббәтем, монда килгәч, кибеткә кергәч тә татарча сөйләшергә тырышам, чөнки монда татарча җавап бирәләр, бездә андый мөмкинлек юк. Сызрань кечкенә шәһәр, бездә халыкның алты проценты гына татарлар, 160 меңнән алты процент – бу бик аз. Без үзебездә яшьләрне җәлеп итү өчен төрле чаралар уздырабыз, күптән түгел яңа формат – кызлар өчен милли бизәнү әйберләрен ясау буенча остаханә оештырдык. Аена бер киносеанс уздырабыз, анда төрле татар киноларын карыйбыз. Август аенда «Мишәр форум» дигән чара уздырдык, анда 9 төбәктән татар яшьләре җыелды. Хәтта Ямал-Ненец автономияле округыннан да килүчеләр булды, якынча 40 кеше идек. Бик еш кына безнең татарлар арасында төрле аңлашылмаучанлыклар туа, бәхәсләр килеп чыга, безнең форум аралашуга, төрле төбәкләрне берләштерүгә корылган иде. Тренинглар уздырдык, без булган тәҗрибәбез белән уртаклаштык, кунаклар безгә яңа мәгълүмат җиткерде. Әйе, проблемалар була, бу сер түгел, башка төбәктә яшәүче барлык татарлар да моның белән очрашадыр. Ләкин һәр авырлыктан соң үзебезнең эшебезне күргәч, күңелдә рәхәтлек туа. Барысы да онытыла.
Мин журналистика юнәлешендә белем алам һәм үзебезнең телевидениеда журналист булып эшлим. Эшкә дә татар милли бизәкле бизәнү әйберләре тагарга, татар язулы киемнәр кияргә яратам. Сәерсенеп караучылар да, кызыксынып килеп сораучылар да була, ләкин иң мөһиме мин горурланып: «Мин татар кызы!» – дип әйтә алам», – ди ул.
Төрле өлкәләрдә яшәүче һәм татар телен, мәдәниятен алга этәрергә тырышкан милләттәшләребезнең тәҗрибәсе һәм фикерләрен «Интертат» сайты өчен Зөлфия Шәвәлиева белеште.