Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Сызрань шәһәре татар автономиясе әгъзасы, элеккеге хәрби, язучы Рәис Биглов вафат
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
2 апрельдә Сызрань Үзәк шәһәр һәм район хастаханәсе реанимациясендә элеккеге хәрби, язучы, шагыйрь, Сызрань шәһәре татар автономиясе әгъзасы Рәис Биглов 86 яшендә вафат булган. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.
«Бу хәбәр Рәис Таһир улын белгән һәркемне тирән кайгыга салды. Рәис Бигловның үлеме аның гаиләсе өчен дә, дуслары өчен дә көтелмәгән хәл булды», - диелә хәбәрдә.
«Ул ике көн элек миңа шалтыратып Сабан туена әзерлек белән кызыксынды, үзен оештыру комитетына кертүне сорады, - диде Сызрань татарлары милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Ринат Шәрәфетдинов. – Ярты ел элек аның китабын тәкъдим итүдә катнаштык. Ул татар тормышының елъязмачысы һәм безнең автономиянең намусы иде, аны хөрмәт иттеләр һәм яраттылар».
Рәис Бигловны сишәмбе көнне, 4 апрельдә соңгы юлга озатачаклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз