Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сызрань мөселманнары шәһәр зиратларында өмә үткәргән
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Сызрань мөселманнары шәһәр зиратларында ике зур өмә үткәргән. Җыештыру эшләре ике көн дәвам иткән. Башта «Батрацкие выселки», ә аннары «Фомкины сады» зиратларындагы каберләр тәртипкә китерелгән. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр итәләр.
Самара өлкәсе мөфтие урынбасары Илгизәр Сәгъдиев хәбәр иткәнчә, өмәдә яшьләр дә, картлар да катнашкан. Ял көнен изге эшкә багышлаган кешеләр арасында Сызрань Думасы депутаты Эльдар Мязитов, «Азан» мәчете имамы Фәрит Ибраһимов та булган. Өмә кысаларында җәелеп үскән куакларны һәм агачларны кисү, каберлекләрне җыештыру һәм буяу эшләре башкарылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз