news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сызрань мөселманнары шәһәр зиратларында ике зур өмә үткәрде

Сызрань мөселманнары шәһәр зиратларында ике зур өмә уздырды. Җыештыру эшләре ике көн дәвам итте. Башта «Батрацкие выселки», шуннан соң «Фомкины сады» зиратындагы каберләрне тәртипкә китерделәр. Бу хакта «Самара татарлары» сайты хәбәр итә.

Самара өлкәсе мөфтие урынбасары Илгизәр Сәгъдиев хәбәр иткәнчә, җыештыру эшләрендә яшьләр дә, аксакаллар да катнашкан. Ял көнен изге эшкә сарыф итүчеләр арасында Сызрань Думасы депутаты Эльдар Мәҗитов, «Азан» мәчете имамы Фәрит Ибраһимов та булган. Зур булып үскән куакларны һәм агачларны кисү, каберлекләрне җыештыру һәм чардуганнарны буяу буенча зур эш башкарылган.

Җәмәгать эшендә катнашучылар билгеләп үткәнчә, зиратларда бер уртак проблема бар — якыннарының каберләрен җыештырырга килгән кешеләр чүп-чарны тиешле урынга илтеп җиткерми. Бу аңлашылмаучанлык белән идеологик яктан көрәшергә кирәк. Моннан тыш, янгын куркынычы гамәлдә булган чорда җыелган чүп-чар зур куркыныч тудыра. Бәлки зиратка керү урыннарында мәгълүмат табличкалары яки чүп савытлары куелган урыннар күрсәтелгән карта урнаштырырга кирәктер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100