news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сызрань Җәмигъ мәчетенә гөмбәз һәм манараларны урнаштырганнар

Мәчетне тулысынча 2021 елның көзенә тапшырырга планлаштыралар.

Сызрань Җәмигъ мәчетенә гөмбәз һәм манараларны урнаштырганнар
http://samtatnews.ru/

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Сызрань Җәмигъ мәчетендә гөмбәз һәм манараларның металл конструкцияләрен монтажлау башланды. Бу хакта «Самара татарлары» сайты хәбәр итә.

Кичә бу уңайдан төзелеш мәйданында догалы тантана оештырылган. "Бу изге һәм тарихи төзелешкә кулдан килгәнчә өлеш кертүчеләргә Аллаһы Тәгаләдән игелек һәм иминлек телим", - ди Сызрань шәһәренең Җәмигъ мәчете баш имамы Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев.

Объектны тулысынча 2021 елның көзенә тапшырырга планлаштыралар.

news_right_1
news_right_2
news_bot