news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сызрань Җәмигъ мәчетенә баш имам билгеләнде

Илгизәр хәзрәт Сәгъдиевкә баш имам таныклыгын Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин тапшырды.

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Сызрань Җәмигъ мәчетенең баш имамы итеп Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев расланды. Бу хакта Сызрань мөхтәсибәте сайты хәбәр итә.

28 март көнне Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев Уфа шәһәренә эшлекле сәфәр кылды. Анда ул баш мөфти, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин белән очрашты. Бу очрашуның нәтиҗәсе буларак, «Сызрань Җәмигъ мәчете» җирле мөселман дини оешмасының өлкән имам-хатыйбы итеп, Илгизәр хәзрәт Сәгъдиевне расланды. Шул хакта таныклыкны аңа Тәлгать Таҗетдин тапшырды.

Очрашуда Россия, Самара өлкәсе һәм Сызрань мөселманнары рухи тормышының төрле темалары күтәрелде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100