news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сызрань мәчетләрендә гарәп графикасы дәресләре башлана

1 июньнән Самара өлкәсе Сызрань шәһәр округының «Азан» мәчете бинасында һәм Рудник бистәсе мәчетендә гарәп графикасы дәресләре башлана. «Самара татарлары» сайты шул турыда хәбәр итә.

Дәресләр һәр якшәмбе 14 сәгатьтә башлана.

Теләге булган һәркем чакырыла, укыту бушлай. Үзегез белән каләм һәм дәфтәр алып килү сорала, диелә хәбәрдә.

Дәресләр Сызрань шәһәренең «Азан» мәчете бинасында (Образцовая мәйданы, Жуковский урамы, 1) узачак. Рудник бистәсе мәчетенең адресы: Новокашпирск бистәсе, 2 нче Кемерово тыкрыгы, 7 йорт.

news_right_1
news_right_2
news_bot