news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сызрань мәчете имамы: Милләт белән дин янәшә барырга тиеш

Сызрань мәчете имамы: Милләт белән дин янәшә барырга тиеш

Милләт белән дин кеше тормышында бергә үрелеп барырга тиеш. Бу фикерне «Татар-информ» хәбәрчесенә Самара өлкәсеннән Сызрань мәчете имамы - 92 яшьлек Галиулла хәзрәт Габдрәшитов әйтте. Ул «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия татар дин әһелләре җыенында катнашкан иң өлкән яшьтәге делегатларның берсе булды.

«Милләт белән дин янәшә барырга тиеш. Мин үзем полковник, электән шул вазифада да һәрвакыт милли, дини чараларны үткәреп тордым. Мәчеткә йөри, намаз укый идем. Коръән һәм татар китаплары, тарих минем өчен гел бергә булды. Хәзер инде мин күптән пенсиядә», – диде Галиулла хәзрәт Габдрәшитов.

Ул Бөек Ватан сугышы елларында бала чагында ук намазга баскан. «9 яшемнән үк әнием миңа гарәп хәрефләре өйрәтә башлады, намазга бастырды», – диде.

Галиулла хәзрәт Сызраньда дингә игътибар арту сөенече белән уртаклашты. «Балалары, оныклары белән килүчеләр артуы сизелә – бу куандыра», – дип белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot