news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сызрань мөселманнары ковид-госпитальдә дәваланучы дин кардәшләргә ярдәм оештырган

Сызраньдагы татар автономиясе волонтерлары хастаханәгә кайнар хәләл ризык китерәчәк.

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Сызран мөселманнары ковид-госпитальдә дәваланучы дин кардәшләргә хәләл ризык китертергә карар иткән. Бу хакта Самара татарлары хәбәр итә.

Сызраньдагы татар автономиясе җитәкчесе Ринад Шәрәфетдинов сөйләвенчә, ковид-госпитальнең баш табибы Равил Хөсәенов белән килешү бар: пациент теләге белән, автономиянең волонтеры дин кардәшләребезгә кайнар хәләл ризыклар алып киләчәк.

«Фәйзулла» мәчете аксакаллары берлеге күптән түгел узган мәҗлестә шулай карар иткән.

Сызраньда «Йөрәктән йөрәккә» акциясе дәвам итә. 2019 елның 23 февралендә, беренче тапкыр кайнар төшке аш алып килгән автомобиль «Волжанка» сәүдә үзәге янындагы Үрнәк мәйданда тукталган иде.

Шул вакыттан башлап, атна саен шимбә көннәрендә (коронавирус чикләүләре белән бәйле тәнәфестән тыш) игелекле акциядә катнашучылар мохтаҗларны итле кайнар ботка, камыр ашлары, баллы чәй белән сыйлый. Волонтерлар һәр килгәндә ризыклар тутырылган 120 контейнерга кадәр тарата.

Ризыклар Сызрань нефть эшкәртү заводы ашханәсендә автономия әгъзалары җыйган акчага әзерләнә, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot