news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сызрань мәчетенең 30 еллыгына багышланган мәҗлестә Дамир Йосыпов дога укыган

Сызрань татарлары янына 30 ел элек беренче мәчет ачылган тарихи вакыйганы бәйрәм итәргә Россия Герое, очучы якташлары да кайткан.

Сызрань мәчетенең 30 еллыгына багышланган мәҗлестә Дамир Йосыпов дога укыган
tatar-congress.org, Рәмис Сафин

(Казан, 15 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Самара өлкәсенең Сызрань шәһәрендә беренче мәчет салынуның 30 еллыгы тантанасында Россия Герое Дамир Йосыпов та катнашкан. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессына Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рәмис Сафин хәбәр иткән.

Үзәк мәчеттә үткәрелгән мәҗлестә беренче булып доганы Дамир Йосыпов укыган. Бу шәһәрдә узган балачак һәм Ислам нигезләрен өйрәнгән еллары турында искә алып сөйләгән. Сызрань шәһәре мөхтәсибе Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев очучы якташына Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин исеменнән мактау медален тапшырган.

Дамир Йосыповка 42 яшь. 1993 елда аның гаиләсе Красноярск краеннан Сызраньгә күченеп килгән. Берничә ел ул Сызрань татарларының милли-мәдәни автономиясендә дә эшләп алган.

Илгизәр хәзрәт сүзләренчә, Үзәк мәчетнең 30 еллык тарихына багышланган җыенны оештырырга әзерләнгәндә Россия Герое Сызраньгә кайткач, аның белән зур очрашу оештырырга тәкъдим ителгән булган. Мәсәлән, дәүләт театры бинасында җыелырга теләгәннәр. Ләкин Дамир Йосыпов үзенә андый зур игътибар бирүләрен теләмәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot