news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Сыйныф эше» республика мәгълүмат чаралары бәйгесенә эшләр кабул ителә

Конкурста редакцияләр, журналистлар, блогерлар, фотокорреспондентлар катнаша ала.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасында Мәгариф һәм фән темасын иң яхшы яктырту буенча «Сыйныф эше!» дип аталган бәйге игълан итә. 

Министрлык хәбәр иткәнчә, конкурста катнашу өчен массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре, журналистлар, блогерлар, фотокорреспондентлар чакырыла.

Катнашучылардан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән үсешенең юнәлешләрен кызыклы һәм объектив яктырту таләп ителә, эшләр конкурс материалларына куелган критерийларга туры килергә тиеш.

Конкурсның жюри составына мәгариф белән идарә итү органнары вәкилләре, медиакоммуникацияләр һәм иҗтимагый элемтәләр өлкәсендәге белгечләр һ. б. керә.

Эшләр 2021 елның 1 гыйнварыннан 10 декабренә кадәр басылып чыгарга яки эфирда урнаштырылырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100