news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Сыйфатлы һәм һәркем файдалана алырлык медицина" - "Татар-информ"да матбугат конференциясе темасы

Татарстан делегатлары республиканың нинди проблема һәм тәкъдимнәрне федераль дәрәҗәгә күтәрергә ниятләве хакында сөйли

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 4 сентябрьдә, 11.00дә "Татар-информ" агентлыгында (Декабристлар урамы, 2нче йорт, 1нче кат) Гомумроссия халык фронтының "Сыйфатлы һәм һәркем файдалана алырлык медицина" форумына багышланган матбугат конференциясе була.

Чарада ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин;  Гомумроссия халык фронтының төбәк бүлеге рәистәше, "Социаль гаделлек" эшче төркеме җитәкчесе Фәридә Хуҗина; "Лениногорск үзәк район хастаханәсе" табиб-неврологы Лилия Баянова; "ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар республика клиник хастаханәсе" баш табибының шәфкать туташлары белән эшләү буенча урынбасары Надежда Погуляй; "Казан медицина көллияте" директоры Зөһрә Хисаметдинова; КДМУның укыту-җитештерү базалары белән хезмәттәшлек һәм клиник эш буенча проректоры Алексей Шулаев катнаша.

Әйтергә кирәк, матбугат конференциясе 6-6 сентябрьдә Мәскәүнең Экспоцентр мәйданчыгында узачак Гомумроссия халык фронтының "Сыйфатлы һәм һәркем файдалана алырлык медицина" форумы алдыннан була.

Татарстан делегатлары республиканың нинди проблема һәм тәкъдимнәрне федераль дәрәҗәгә күтәрергә ниятләве хакында сөйли. Форум РФ Президенты, Гомумроссия халык фронты лидеры Владимир Путинның 2014 елның ноябрендә узган фронтның икенче "Гамәлләр форумы"нда әйтелгән тәкъдиме буенча оештырыла.                  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100