news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сырскийның үги улы Путиннан Россия гражданлыгы бирүне сорый: Сайлауда тавыш бирер идем

Украина Кораллы көчләре баш командующие Александр Сырскийның үги улы Иван Россия Президенты Владимир Путиннан аңа Россия гражданлыгы бирүне сорый. «RT» хәбәр иткәнчә, бу турыда егет Австралиядә, Сиднейда Россиянең Генераль консуллыгы бинасы янында белдергән.

Сырский сүзләренчә, ул Генераль Консуллыкка барлык катнашучылар белән бергә сайлау процессына ярдәм итү өчен килгән. 17 мартта анда сайлаулар уза.

«Сайлауларда, сайлау процессында үзем дә бик теләп катнашыр идем, тавыш бирер идем, әмма минем Россия гражданлыгым юк», - дип сөйләгән ул.

Шуңа бәйле рәвештә, ул Россия Президенты Владимир Путинга үзен Россия Федерациясе гражданы итүне сорап мөрәҗәгать итә.

Исегезгә төшерәбез, Сырскийның улы хәзерге вакытта Австралиядә яши. Әти-әнисе аерылышканнан соң ул шунда күченә. Аның белән бергә бу илгә әнисе һәм абыйсы күченгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100