Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан үзәгендәге сыр ясау бинасын хилафлыклар табылу сәбәпле ике айга япканнар
Фото: Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсе
Казандагы үзәк паркларның берсендә урнашкан сыр ясау бинасын хилафлыклар табылу аркасында ике айга япканнар.
Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бинаның эшен туктатып торуның сәбәбе – Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) тикшерүе вакытында табылган санитария таләпләрен үтәмәү. Суд оешманы гаепле дип тапты һәм 60 көн «санитар пауза» билгеләде.
Хәзерге вакытта сыр ясау бинасының ишеген мөһерләп куйганнар, мәҗбүри таләпләрнең үтәлешен суд приставлары күзәтәчәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз