news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сынчы Александр Бочкарев Әлфия Афзалова скульптурасын ясау үзенчәлекләрен сөйләде

«Туган авылым» комплексындагы Әлфия Авзалова үзәге янындагы сын 1981 елгы видеоязмага карап иҗат ителгән.

Сынчы Александр Бочкарев Әлфия Афзалова скульптурасын ясау үзенчәлекләрен сөйләде
Гадел Әхмәтҗанов

(Казан, 7 июль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Казанда ачылган Әлфия Авзалова үзәгенә керү янында легендар җырчының скульптурасы урнашкан. Аны Казан сынчысы Александр Бочкарев ясаган.

«Моңа кадәр хатын-кыз, җырчы образларын ясаган юк иде. Әлфия апаның кызы Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова белән тыгыз элемтәдә эшләдек. Ул скульптураның әнисенә охшашлыгын контрольдә тотты. Чөнки ул әнисен шәхсән белә, ә мин Әлфия апа белән фоторәсемәр һәм иске видеолар буенча гына таныш», — диде Александр Бочкарев.

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты кулына микрофон тоткан килеш сурәтләнгән. Скульптура астында, асфальтта, Әлфия Авзалова исеме язылган йолдыз да урнаштырылган.

«Скульптура полимер бетоннан эшләнде. Бетоннан булу белән беррәттән, сын гел урамда торачак бит. Шуңа күрә үзем өчен яңа алымнар үзләштерергә туры килде. Әлфия Авзалова сәхнәдән нур бөркеп тора иде, шуңа күрә сынны да ак төстә иттек. Скульптураның озынлыгы 185 сантиметр, авырлыгы якынча 120 килограмм», — диде сынчы «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова да сынның ничек ясалуын сөйләде.

«Александрга мин әнинең фотографияләрен дә бирмәдем, бернәрсә күрсәтмәдем. Ул — бик талантлы оста. Миңа карады да: „Сез Әлфия апага охшаган. Интернеттан аның концертын таптым. Шул концертны көне-төне ике тәүлек карадым“, — ди. Шуннан соң әлеге образ туды. Александр караган видео — 1981 елгы язма. Ул чагында әнинең чәчләре озын иде. Шуңа да ул скульптурада шулай күрсәтелде», — диде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100