news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сыктывкарда Коми Республикасында яшәүче Татарлар һәм башкортларның IV съезды узачак

"Татар мәдәнияте көне"ндә фотокүргәзмә һәм декоратив-гамәли иҗат эшләре күргәзмәсе эшләячәк.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). 29 сентябрьдә Сыктывкар шәһәренең республика Халыклар дуслыгы йортында Коми Республикасында яшәүче Татарлар һәм башкортларның IV съезды һәм Татар мәдәнияте көне узачак. Бу хакта Коми Республикасы Халыклар дуслыгы йорты хәбәр итә.

Татар мәдәнияте көне кысаларында фотокүргәзмә һәм декоратив-гамәли иҗат эшләре күргәзмәсе эшләячәк. Кунаклар игътибарына милли иҗат коллективлары катнашында концерт тәкъдим ителәчәк.

  • Коми Республикасы Хөкүмәте республиканың Милли сәясәт министрлыгы ярдәмендә халык йолаларын саклау, үсеп килүче буында республика территориясендә яшәүче халыкларның мәдәниятенә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән күп кенә мәдәни һәм белем бирү чаралары үткәрә.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100