news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сыктывкарда аш-су бәйгесендә татар өчпочмагы "Милли ноу-хау" номинациясендә тәкъдим ителде

Коми Республикасында беренче тапкыр уздырылган милли аш-су бәйгесендә татар кыстыбые да "Иң яхшы кулинар инновацияләр" номинациясендә катнашты.

(Казан, 8 декабрь, "Татар-информ"). Коми Республикасында беренче тапкыр оештырылган милли аш-су бәйгесендә җирле татарлар “Иң яхшы кулинар инновацияләр” номинациясендә – кыстыбый, ә “Милли ноу-хау” номинациясендә итле-бәрәңгеле өчпочмак тәкъдим итте. Сыктывкар шәһәрендәге Халыклар дуслыгы йортында узган аш-су бәйгесе турында “Комиинформ” мәгълүмат агентлыгы яза.

Бәйгедә барлыгы унике милли-мәдәни җәмгыять катнашкан, алар арасында – татар, рус, коми, белорус, украин, яһүд һәм башка милләт вәкилләре булган. Жюри милли ризыкларны “Иң яхшы шулпа”, “Иң яхшы ит ризыгы”, “Иң яхшы балык ризыгы”, “Иң яхшы пирог”, “Иң яхшы камыр ризыгы”, “Иң яхшы татлы ризык”, “Иң яхшы кулинар инновацияләр” һәм “Милли ноу-хау” кебек сигез номинациядә бәяләгән. Нәтиҗәдә, жюрига 34 төрле ризыктан авыз итәргә туры килгән.

Бәйгедә катнашучыларның берсе дә профессиональ пешекче түгел, алар үз халкының ризыкларын әзерләп, милли традицияләрне саклау үрнәген күрсәткән. Татарлар бәйгегә кыстыбый һәм өчпочмактан тыш, тагын дөгеле-итле вак бәлеш һәм чәк-чәк тә әзерләгән.

Жюрида исә җирле ресторан, кафе җитәкчелеге дә утырган: бәлки, алар киләчәктә кайбер ризыкларны үз кафеларында тәкъдим итә башлар дигән максат белән чакырылган.

Жюрины җитәкләгән Сыктывкар шәһәр хакимиятиенең Мәдәният идарәсе башлыгы Олег Елфимов милли ризыкларның төрлелеген, тәмен югары бәяләп, җиңүчеләрне сайлау авыр дип белдергән. Шуңа күрә бөтен катнашучыларны да җиңүче дип атаганнар.

Сыктывкарның Халыклар дуслыгы йортында киләсе атнада Комида яшәүче халыкларның милли аш-суларына багышланган фотокүргәзмә ачу ниятләнелә. 2017 ел дәвамында аны республиканың шәһәр һәм районнарындагы милли-мәдәни үзәкләрендә дә күрсәтәчәкләр. Шулай ук фестиваль нәтиҗәләре буенча милли аш-сулар рецептлары җыентыгын нәшер итү көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100