Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сыйныф җитәкчеләренә түләү 10 мең сумга кадәр артырга мөмкин
Россия Хөкүмәте 100 меңнән азрак кеше яшәгән торак пунктларда сыйныф җитәкчеләренә түләүләрне 10 мең сумга кадәр арттыру турында фикер алышачак, дип хәбәр итә Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте. Бу хакта РИА Новости яза.
Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин кече шәһәрләрдәге колледж һәм техникумнарның сыйныф җитәкчеләренә һәм кураторларына федераль түләүне ике тапкыр, 10 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим итте.
Проект 100 меңнән азрак кеше яшәгән торак пунктларда урнашкан мәгариф оешмаларының педагогик хезмәткәрләренә айлык түләүләрне 10 мең сумга кадәр арттыруга юнәлдерелгән, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз