Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сыйныф җитәкчеләре тәҗрибә уртаклашты: Пермьдә Идел буе федераль округы төбәк форумы узды
Идел буе федераль округы мәктәпләренең сыйныф җитәкчеләре һәм тәрбия эшләре буенча җаваплы педагоглары Пермь шәһәрендә узган төбәк форумында тәҗрибә уртаклашты. Чарада Татарстан делегациясе дә катнашты, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Очрашу гомуми һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең сыйныф җитәкчеләрен, кураторларын, директорларын һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларын бер мәйданга җыйды. Форумда округның 14 төбәгеннән 200 педагог катнашты.
Татарстан Республикасы делегациясе составында Арча педагогика көллиятенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Лилия Сәләхиева да бар иде.
Форум программасы педагоглар өчен һөнәри үсеш мөмкинлекләренә, заманча белем бирү проектларына һәм тәҗрибә уртаклашуга багышланды. Катнашучыларны сыйныф җитәкчеләре форумы эшчәнлеге, «Сәламәт яшәү рәвеше марафоны», «Классная тема!» телевизион проекты һәм педагоглар өчен гамәлгә ашырылучы башка инициативалар белән таныштырдылар.
Чара кысаларында «Киләчәккә билет: һөнәри юнәлеш диагностикасына анализ» дигән интерактив мәйданчык эшләде. Аны гуманитар проектлар фонды аналитика үзәге җитәкчесе урынбасары Надежда Медведева алып барды.
Форум кунаклары арасында СССРның халык укытучысы Петр Головин да бар иде. Ул катнашучылар белән күпьеллык педагогик тәҗрибәсе һәм яшь буынны тәрбияләүгә бәйле карашлары белән уртаклашты.
Мондый очрашулар педагогларга үзара тәҗрибә алмашу, яңа белемнәр үзләштерү һәм һөнәри хезмәттәшлекне ныгыту өчен нәтиҗәле мәйданчык булып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз