Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Шыгырданнан ат асраучы: Ат заманы бетте, дигән сүзне кулланмый башладык
Чувашиянең Шыгырдан авылында ат асраучы яшьләр һәр якшәмбе, атларга атланып, тирә-якны урап кайта. Бу хакта тулырак Фәнил Җәмдиханов сөйләде.
«Безнең авылда һәр кеше диярлек ат асрый. Авыл җирендә яшәгәч, ансыз булмый. Хуҗалыкта ат һәрвакыт кирәк. Егетләр белән җыелып, һәр якшәмбе 10:00 сәгатьтә чыгып китәбез. 33 егет булдык инде. Күбрәк Сабантуйларда, ипподромнарда узыша торган чабышкы атлар тотабыз. Казан, Ульяновск һәм Мәскәүдәге ярышларда катнашабыз. Атка атланып чабу җанга ял бирә, бөтен мәшәкатьләр онытыла, – диде ул.
«Татар-информ» хәбәрчесенең әңгәмәдәше сөйләвенчә, алар, атларга атланып, туган якның урманнарын, ялан-болыннарын урый. Бер чыкканда 30 чакрым юл үтеп керәләр.
«Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев әйтмешли: «Атсыз татар – татар түгел!» – диләрме әле?! Ат заманы бетте, дигән сүзне кулланмый башладык. Үз йорты белән яшәүчегә ат бәрәңге утыртканда да кирәк. Үзебез 10 ат асрыйбыз, спорт өчен яраклы колыннар сату белән дә шөгыльләнәм. Бездә кешеләр күбесенчә хуҗалык белән көн күрә», – дип тәмамлады сүзен Фәнил Җәмдиханов.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Шулай ук Шыгырданда атлар асраучы фермер Азат Пазюков авылдашлары белән атларга атланып 5-6 ел элек үк урманга чыгып йөри башлавын әйтте. Баштарак берничә генә җайдак була торган идек, хәзер көннән-көн арта барабыз, дип ассызыклады ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
- Шыгырдан җайдаклары: «Атларда чабу җанга ял бирә, бөтен тормыш мәшәкатьләре онытыла» мәкаләсен тулысынча «Интертат» сайтында укып була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз