news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шыгырданда “Ифтар бәйрәме” җиңүчеләрен бүләкләделәр

Шыгырданда “Ифтар бәйрәме” җиңүчеләрен бүләкләделәр
Фото: tatar-congress.org

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Чувашия Республикасында. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

21 мартта Шыгырдан авылының үзәк Җәмигъ мәчетендә «Ифтар бәйрәме» җиңүчеләрен бүләкләү булды. Васил Шәйхразыев катнашучыларны сәламләде. Ул балаларны котлады һәм аларга укуда, иҗатта уңышлар теләде. Чарада шулай ук Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, мөфти Әлбир хәзрәт Крганов та катнашты. Катнашучыларга Бөтендөнья татар конгрессыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Шулай ук биредә Чувашия Республикасы Мөселманнары диния идарәсе тарафыннан танылган татар галиме һәм мәгърифәтчесе Әхмәдхәди Максуди (1868-1941 еллар) нигез салган курс буенча изге Коръәнне уку кагыйдәләрен үткән шәкертләргә Коръән басмалары тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100