news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шыгырдан халкы үзара салым акчасына янгын сүндерү техникасы өчен җылы гараж төзеткән

Җылы гаражның бәясе 4,2 млн сумга төшкән.

Шыгырдан халкы үзара салым акчасына янгын сүндерү техникасы өчен җылы гараж төзеткән
Бөтендөнья татар конгрессы

Чувашиянең Шыгырдан авылы халкы үзара салым акчасына янгын сүндерү техникасын саклау өчен җылы гараж төзеткән.

«Янгынның никадәр куркыныч әйбер икәнен бөтен кеше яхшы аңлый. Шуңа күрә без авылда 15 ел элек ирекле янгын сүндерү командасы булдырдык. Күп кенә эшмәкәрнең, фермерның су ташый торган прицебы бар. Җәй көне янгын була калса, су китерү авыр түгел. Кыш көне урамда су саклап булмый, шуңа күрә янгын сүндерү техникасын саклау өчен җылы гараж кирәк дигән фикергә килдек», - диде ирекле янгын сүндерү командасы рәисе Марс Шрша XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары белән Шыгырдан авылындагы очрашуда.

14 февральдә эшмәкәрләр җыены делегатларын иң алга киткән татар авылларын күрсәтү максаты белән Чувашиянең Комсомол һәм Батыр районнарына алып килделәр. Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган эшмәкәрләр Тукай, Урмай һәм Шыгырдан авылларында көн күрүче алдынгы хуҗалыклар һәм биредәге социаль инфраструктура белән танышты.

Район үзәге – күрше Батыр авылында ике янгын сүндерү машинасы бар икән. Алар тиешле вакытта килә, ләкин ике-өч катлы йортка капкан утны сүндерергә ике цистерна гына су җитми. Машинаны өстәмә су белән тәэмин итеп тормаган очракта, ул китәргә мәҗбүр була. Авылда янгын сүндерүчеләргә җитәрлек күләмдә су китерү җайга салынган.

«Җылы гаражның бәясе 4,2 млн сумга төште. Аның 60 процентын федераль программа кысаларында федераль бюджет, ә 40 процентын республика бюджеты һәм үзара салым акчасы каплады. Гаражны җылыту һәм электр энергиясе чыгымнарын авыл советы үз өстенә ала», - диде Марс Шрша.

Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган эшмәкәрләр Шыгырдан авылындагы әлеге объект белән аеруча кызыксынды. Аның эш тәртибен ирекле янгын сүндерү командасы рәисеннән кат-кат килеп сорадылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100