news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Сяосян-Идел авыл хуҗалыгы паркы” проектын тормышка ашыру өчен юл картасы эшләнәчәк

Проект 210 млн долларга төшәчәк.

“Сяосян-Идел авыл хуҗалыгы паркы” проектын тормышка ашыру өчен юл картасы эшләнәчәк
president.tatarstan.ru

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Кытай халык республикасының Чанша шәһәренә эшлекле сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов “Сяосян-Идел авыл хуҗалыгы паркы” уртак инвестицияләү проектында катнашучылар белән очрашты. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хунань провинциясе белән сәүдә-икътисад, фәнни-техник мөнәсәбәтләрне ныгыту максатыннан Татарстан Республикасында “Сяосян-Идел авыл хуҗалыгы паркы”ның беренче этабын төзү турында уртак проект эшләнде. Ул бизәнү әйберләре, фармацевтика өчен чимал һәм экологик чиста туклану продуктларының 200 төрен чыгару һәм елга 300 мең тонна эшкәртергә сәләтле үсемлекчелек продукциясен биоэшкәртү белән шөгыльләчәк.

Проектны тормышка ашыру өчен 210 млн доллар акча кирәк булыр дип исәпләнә. Кытай партнерларыннан тыш, анда Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе инвесторлары да катнашырга әзер.

Искәртеп үтик, 2017 елның 16 гыйнварында Казанда Татарстан Республикасы Президенты һәм проект инвесторларының берсе “Синьда Чжинэн” компаниясе арасында бу инвестицияләү проектын тормышка ашыру буенча килешү төзелгән иде. Татарстан Республикасы ягыннан документка Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков кул куйды.

Бүгенге очрашу вакытында проектны чынга ашыру өчен кирәк булган адымнар тикшерелде һәм юл картасын булдыру турында карар кабул ителде. Шулай ук һәр яктан проект өчен җаваплы кешеләр билгеләнде. Инвесторлар билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең әһәмиятле коммуникацияләрне башкарыр өчен ярдәм күрсәтүе кирәк. Татарстан Республикасы Президенты бу мәсьәләне шәхси контрольгә алды. 

Хәзерге вакытта Лаеш районында, “Ефәк юлы” (4 км) һәм Кама елгасы (2 км) янында инвестициләү проектына 100 га мәйдан җир бүлеп бирелгән, проект өчен кирәкле кайбер объектлар әзерләп куелган.

Кытай ягыннан проект инвесторлары булып: «Хунань-Сянто», «Дахань Цзяньцзи», «Синьда Чжинэн», «Чжунли» корпорацияләре, «Ихуа» газ сурәтле продукциянең Чанша компаниясе, «Лунпин Хайтэк» авыл хуҗалыгы акционерлык компаниясе һәм Сәүдә-сәнәгать банкның Хунань филиалы чыгыш ясый. Татарстан Республикасы ягыннан инвестицияләү проектында «Агросервис» фәнни-җитештерү берләшмәсе катнаша. Аның директорлар советы рәисе Нияз Хисмәтов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100