Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сян Бо: Рөстәм Миңнехановның Кытайга сәфәре планлаштырыла
2024 елда Кытай һәм Татарстан уңышлы хезмәттәшлек итте. Кытай Халык Республикасы рәисе Си Цзиньпин БРИКС саммитына Казанга килде. 2025 елга да Кытай һәм республика арасында хезмәттәшлек перспективалары зур. Аерым алганда, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Кытай Республикасына сәфәре планлаштырыла. Бу хакта Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгының йомгаклау коллегиясендә Кытай Халык Республикасының Казандагы генераль консулы Сян Бо әйтте.
Аның сүзләренчә, Татарстан башкаласында Кытай предприятиеләре инвестицияләренә ярдәм итү үзәге ачарга планлаштыралар.
«Россиядәге Кытай эшмәкәрләре союзы Казанда Кытай предприятиеләре инвестицияләренә ярдәм итү үзәге ачарга планлаштыра», – диде ул. Әлеге үзәк компанияләргә инвестиция проектларын тиз тормышка ашыруда ярдәм итү өчен ачыла, дип ачыклык кертте.
Моннан тыш, генераль консул Кытай Халык Республикасының Татарстанга инвестицияләре 140 млн долларга җитте, ә ике елда товар әйләнеше 3 млрд доллардан артып китте, диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз