Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кытайның Казандагы генконсулы Сян Бо биредәге эшенең төп нәтиҗәләре турында сөйләде
Соңгы дүрт елда Татарстан белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләр бөтен юнәлешләр буенча да яңа дәрәҗәгә күтәрелде. Кытайның Казандагы генераль консулы Сян Бо «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
Минем өчен сәфәргә әзерләнү һәм биредә Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпинны каршы алу зур дәрәҗә булды. Тагын төп вакыйгалар арасында «РОСТКИ» форумы үткәрелә башлавын билгеләп үтәсем килә. Аның төбәкара хезмәттәшлекне алга таба үстерү өчен платформа булачагына ышанам», – диде агентлык әңгәмәдәше.
Аның сүзләренчә, ул дүрт ел эшләгән дәвердә Татарстан белән Кытай арасында гуманитар һәм логистик элемтәләр ныгыган, шулай ук товар әйләнеше дә арткан.
Искәртеп үтәбез, Сян Бо якын арада дипломатик миссиясе тәмамлану сәбәпле Кытайның Казандагы Генераль консуллыгы башлыгы вазифасыннан китәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз