Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сян Бо: 2025 ел башында Казанда Кытайга визалар бирә башларга планлаштырабыз
2025 ел башында Татарстан башкаласында Кытайга визалар бирә башларга планлаштыралар. Бу хакта «Татар-информ»га Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы Сян Бо хәбәр итте, дип яза агентлык хәбәрчесе Арсений Кәримов.
«Бу юнәлеш буенча эш бара, һәм без аны мөмкин кадәр тизрәк төгәлләргә исәп тотабыз. Әлегә төгәл дата юк, әмма визаларны 2025 ел башында бирә башларга планлаштырабыз, хәзерге вакытта әзерлек бара», - дип сөйләде агентлыкка дипломат.
Ул ассызыклаганча, Казанда Кытайга визалар бирә башлау ТР башкаласы белән Шанхай арасында туры авиаэлемтә ачылу сәбәпле хәзер аеруча актуаль. Беренче борт кичә очып килде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз