news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Швыдкой Миңнехановны Камал театрының яңа бинасы ачылу белән котлады

Россия Президентының Халыкара мәдәният хезмәттәшлеге буенча махсус вәкиле Михаил Швыдкой Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны Г. Камал исемендәге татар театрының яңа бинасы ачылу белән котлады.

«Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының яңа бинасы ачылу уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итегез», – диелә телеграммада.

Швыдкой театрның яңа бинасы «Татарстанның искиткеч башкаласының чын бизәге булыр» дигән ышаныч белдергән.

Шулай ук ул Миңнехановка республика һәм аның халкы иминлеге өчен хезмәтендә уңышлар теләгән.

Искәртеп үтик, театрның яңа бинасы 20 гыйнварда ачылды. Аны Миңнеханов һәм Россиянең мәдәният министры Ольга Любимова карады. Россия Мәдәния министрлыгы башлыгы яңа бинаны зәркән бизәге белән чагыштырды. Соңрак Россиянең Театр әһелләре берлеге рәисе Владимир Машков яңа Камал театрында «Алтын битлек» премияләрен тапшыру тантанасы узачагын хәбәр итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot