news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Свияжски-Ульяновски тимер юл участогы төзелүгә 70 ел тула

Шул уңайдан 30 ноябрьдә Буа станциясендә юбилей чаралары узачак

(Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”). Свияжски-Ульяновски тимер юл участогы төзелүгә 70 ел. Шул уңайдан 30 ноябрьдә Буа станциясендә юбилей чаралары узачак.
Горький тимер юлының корпоратив коммуникацияләр хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бәйрәм программасында үзәк урынны тантаналы митинг алып торачак. Митинг соңында Свияжски-Ульяновски участогын төзүчеләргә куелачак һәйкәл нигезенә истәлек капсуласы салыначак. Юл төзелешендә 31 меңнән артык кешенең катнашуы мәгълүм.
201,4 км га сузылган Свияжски-Ульяновски линиясе Сталинград-Саратов-Сызрань-Ульяновски-Свияжски тимер юлының бер өлешен тәшкил иткән һәм Бөек Ватан сугышы елларында мөһим стратегик әһәмияткә ия булган. Свияжски-Буа-Киндяковка тимер юлы буйлап беренче составлар 1942 елның декабрендә җибәрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot